Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ульяновскига барачак
Татарстан Президенты «Россия – спорт державасы» VII Халыкара спорт форумының пленар утырышында катнашачак.
(10 октябрь, Казан, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ульяновскига барачак. Анда «Россия – спорт державасы» VII Халыкара спорт форумы башланачак. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.
Форум Ульяновскида 10-12 октябрьдә узачак. Анда бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 3 меңнән артык кеше катнашачак. Алар арасында танылган спортчылар, олимпия хәрәкәте, халыкара һәм федераль спорт оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек, эшлекле даирәләр, төбәк һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шул исәптән дәүләт лидерлары булачак.
Форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә.
- Беренче тапкыр «Россия – спорт державасы» форумы 2009 елда узды. Ул чакта Казанда 3 мең 680 катнашучыны җыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз