news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнеханов ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрә

Татарстан Президенты узып баручы елда республикада булган төп вакыйгаларга бәя бирәчәк, шулай ук 2020 елда хакимият органнары алдында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләячәк.

Бүген Рөстәм Миңнеханов ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрә
архив tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел очрашуы үткәрәчәк, шулай ук «Ел җитәкчесе» бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә машина ачкычлары тапшырачак.

Шуннан соң ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты катнашында ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе планлаштырылган. Анда Рөстәм Миңнеханов узып баручы елда республикада булган төп вакыйгаларга бәя бирер, шулай ук 2020 елда хакимият органнары алдында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләр дип көтелә.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Signify компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга ниятли.

Аннары ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә юл тотачак. Биредә «Ел җитәкчесе» Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot