news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар үткәрә

Татарстан Хөкүмәте башлыгының Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе һәм“Даймлер АГ” концерны Директорлар советы әгъзасы белән очрашулары ниятләнә

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Давоста 40 нчы Бөтендөнья юбилей форумында катнаша. Бүген Хөкүмәт башлыгы эшлекле очрашулар уздырачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Иртән “Киләчәккә караш: кризисның дөнья һәм Россия өчен сабаклары” дигән темага фикер алуда катнашканнан соң, Татарстан Хөкүмәте башлыгының Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе Ли Руогу белән очрашуы планлаштырылган. Көннең беренче яртысында шулай ук “Даймлер АГ” концерны Директорлар советы әгъзасы Андреас Реншлер белән очрашулар да ниятләнә. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Давос форумының пленар утырышларында катнашачак. Алар алга киткән илләрнең үсеше һәм глобаль идарә мәсьәләләренә багышлана.



news_right_1
news_right_2
news_bot