news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа юллар ачуда катнаша һәм машина төзүчеләрне котлый

Татарстан Президенты көннең беренче яртысында Автокалага сәфәр кыла.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнехановны Чаллыда көтәләр. Анда Татарстан Президенты ТР Террорчылыкка каршы комиссиясенең күчмә утырышын үткәрәчәк, яңа һәм яңартылган автомобиль юлларын ачуда катнашачак, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак.

«Реконструкциядән соң Җиңүнең 40 еллыгы урамында машиналар хәрәкәте ачыла. Әлеге участокта эшләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында алып барылды. Объектның бәясе 835 миллион сум тәшкил итә. Акчаның иң зур өлеше федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Барлыгы 12,6 чакрым автомобиль юлы ремонтланган, өстәмә рәвештә 2,5 чакрым юл һәм 7,5 чакрым тротуар төзелгән», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot