Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Аксубай һәм Нурлат районнарына барачак
Татарстан Президенты республиканың өч районында язгы чәчүгә бәя бирәчәк.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү кампаниясе һәм уҗымнар торышы белән танышу өчен республика районнарына барачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре белән танышу өчен Алесеевск, Аксубай, Нурлат районнарына барачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә. Нурлат районында республика җитәкчесе берничә социаль объектны да караячак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 9 майга мәгълүматлары буенча, республикада сабан культураларын чәчү 60 процентка башкарылган. 216,9 мең гектардан артык мәйданда сабан бодае, 358,5 мең гектарда арпа, 50,8 мең гектар мәйданда борчак чәчелгән.
Буа районы мәйданнарының 82,2 процентында, Тәтеш районы мәйданнарының 80,8 процентында, Апас район мәйданнарының 79,8 процентында язгы кыр эшләре башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз