news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген һәр биш авылның берсендә илледән кимрәк кеше яши

«Актуаль проблемаларның берсе – күп кенә торак пунктларда ел әйләнә мәшгульлек җитмәү», - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген һәр биш авылның берсендә халык саны 50 дән ким. Бу хакта бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советы съездында совет рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтте.

Ул авыл халкын саклап калу бурычын искәртте. «Авылда кеше саны кимү тискәре тенденциясе күзәтелә. Соңгы биш елда авыл халкы 15 меңгә кимеде. Авыл җирлекләре кимүе, авыллар югалуы — тискәре нәтиҗәле процесс. Авыл — халыкларның мәдәният, тел, традицияләр чыганагы», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул авылда эшкуарлыкны үстерү бурычы торганын әйтте. «Актуаль проблемаларның берсе — күп кенә торак пунктларда ел әйләнә мәшгульлек җитмәү. Сезонлылыкны җиңәр өчен, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрен активрак үстерү кирәк. Кооперативлар хәрәкәтенә таяну зарур», — диде совет рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин халык санын саклап калуда демография сәясәте ролен билгеләп узды. Аның фикеренчә, иң мөһиме — яшь гаилә өчен уңайлы шартлар тудыру. Бәлки, бушлай җир участокларын бирү кирәктер, дип саный ул.

«Бүген һәр муниципаль берәмлектә илкүләм проектлар буенча конкрет бурычлар бар. Безнең бурыч — аларның билгеләнгән вакытта гамәлгә ашуы», — диде. Шулай ук, соңгы елларда программалар ярдәмендә республикада күп кенә сораулар хәл ителгәнен билгеләп узды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар ремонтланганын әйтте.

Съездда 956 муниципалитет, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 район, 872 авыл һәм 39 шәһәр җирлеге делегатлары катнашты.



news_right_1
news_right_2
news_bot