news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Бүген – Прокуратура хезмәткәрләре көне

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда Россия прокуратурасына 285 ел тула. 1722 елда Петр I указы нигезендә, әлеге көндә Сенат каршында беренче тапкыр генерал-прокурор вазифасы булдырылган. Шулай итеп Россия тарихында прокуратура институты барлыкка килгән, аның башында Павел Ягужинский торган.

Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ТР прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Кафил Әмиров котлады. Котлауда, аерым алганда:

“Прокуратураның төп бурычлары – Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнарны үтәү. Иң мөһим бурыч дип без кеше һәм гражданин хокукларын үтәүне саныйбыз, чөнки дәүләт институтлары, шул исәптән прокуратура да кешеләр, аларның иминлеге өчен булдырыла. Хезмәт хакларын вакытында түләүне тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылды, “соры” хезмәт базарын легальләштерү һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар күрелде.

Судларда дәүләт гаепләвен хуплауга зур игътибар бирелә. Республика прокуратурасының иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булып элеккечә оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш кала бирә. Әлеге юнәлештә Татарстан тәҗрибәсе Генераль прокуратура һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан югары бәя алды.

Безнең тикшерү аппараты 2006 елда зур киеренкелек белән эшләде. Тикшерүнең сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелде, җинаятьләрне исәпкә алу һәм теркәгән вакытта законлылыкны тәэмин итү буенча эшләр алып барылды. Теркәлгән җинаятьләр саны артуга карамастан, бер ел эчендә үтерүләр саны 70 очракка кимүне атап узу сөенечле. Аларны ачу 90 проценттан артып китә – бу исә Россиядә иң югары күрсәткеч.

Үземнең тәҗрибәдән чыгып беләм, прокурор һәм тикшерүче хезмәте җиңел түгел, еш кына безгә уртак максатлар өчен шәхси вакыт һәм мәнфәгатьләрне корбан итәргә туры килә. Сез барыгыз да үз хезмәт бурычыгызны намус белән үтәдегез һәм үтисез. Мин сезгә шуның өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Киләчәктә дә сезнең фидакарьлеккә шикләнмим. Хезмәт бурычын үтәгәндә ныклык беркемгә дә иң өлкән дәүләт институтларының берсе , дәүләт һәм хокук тәртибе терәге нигезләрен какшатырга мөмкинлек бирмәячәк.

Чын күңелдән прокуратура органнары юбилее белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм кәеф күтәренкелеге телим” - диелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100