news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бүген "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы ачыла

"Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше" темасына дискуссия узачак

 (Казан, 14 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы ачыла. Шул уңайдан буласы тантанадан соң, "Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше" темасына дискуссия узачак. Анда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша.

Чара алга таба "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә дәвам итәчәк. Анда кампус әләме күтәреләчәк, катнашучылар рәсми затлар белән истәлеккә фотога төшәчәк. Җәйге кампус "Казан" комплексында 12 көн дәвамында узачак. Бу Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты, ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел кампуста катнашучы студентлар өчен традицион төстә кызыклы бай белем бирү программасы әзерләнгән, шулай ук төрле мәдәни чаралар планлаштырыла. Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 220 студент төрле лекцияләр тыңлаячак, алар өчен мастер-класслар, тренинглар уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100