news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген правосланый динендәге гражданнар Христосның яңадан тууын бәйрәм итә

Пасха хезмәте шимбәдән якшәмбегә каршы төндә башлана

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Христосның яңадан тууы – христианнарның иң зур һәм якты бәйрәме. Бу бәйрәм Пасха дип атала, ягъни үлемнән – тормышка һәм җирдән һавага күчкән көнебез.
Христос яңадан туды! – бөтен кешелек өчен чын яз башланды, яңа тормышның якты, күңелле иртәсе тантана итә. Иисус тууы – тормышның үлемне чын-чынлап җиңүе.
 Пасха хезмәте шимбәдән якшәмбегә каршы төндә башлана. Ул рухи шатлыкка бай. Пасха бәйрәме ел саен язгы айларның төрле көннәрендә бәйрәм ителә, әмма гел якшәмбегә туры килә.
Пасха белән бәйле булган барлык башка бәйрәмнәрнең дә даталары күчмә. Башка бәйрәмнәр (Раштуа, Хач ману һәм башкалар) даими датага ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot