news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген “Пирамида”да Татарстанның сәләтле яшьләрен хөрмәтләделәр
“Пирамида”га быел РФ Президенты премиясенә лаек булучылар - Россия күләмендә республика данын яклап, югары нәтиҗәләргә ирешкән 157 талантлы егет һәм кыз чакырылган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Пирамида”да Татарстанның өметле киләчәге булган сәләтле яшьләрне бүләкләделәр. Залга агымдагы елда РФ Президенты премиясенә лаек булучылар - Россия күләмендә республика данын яклап, югары нәтиҗәләргә ирешкән 157 талантлы егет һәм кыз, шулай ук аларны әзерләгән мөгаллимнәр җыелган иде. Аларның 41 е - Бөтенроссия олимпиадалары, конкурслары җиңүчеләре, 116 сы- призерлар. Лауреатларның һәрберсе 60 шар мең сум, призерлар – 30 ар мең сум акчалата премиягә лаек булды.
14 яшьтән 25 яшькәчә булган бу егет-кызларның 101 е мәктәп укучысы, 40 тан артыгы студент. Сәләтле яшьләр 5 номинация буенча сайлап алынган: социаль әһәмияттәге һәм җәмәгать эшчәнлеге, фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге, һөнәри осталык, художество осталыгы һәм спорт казанышлары.
Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстанда мәгариф системасының динамик үсешен билгеләүче 3 мөһим факторны билгеләп узды. Аның берсе сәләтле яшьләрең үзләре булса, икенчесе- аларны әзерләүче мөгаллимнәр. Өченчесе- республика җитәкчелеге тарафыннан мәгариф өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелү. Бүгенге тантананың илнең булачак интеллектуаль элитасын тәрбияләүгә зур өлеш кертүче мөгаллимнәрне бүләкләүдән башлануы символик мәгънәгә ия булды. Сәхнә түренә чакырылган Казанның 2 нче интернат-лицееннан Фәридә Маликова, Чаллының 78 нче лицееннан Ирина Лерман, КДУ профессоры, “Сәләт” яшьләр-иҗтимагый фонды генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, Казан дәүләт технология университетыннан Петр Горевичка ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын һәм ноутбуклар тапшырды.
Ә сәләтле яшьләргә килгәндә, аларга РФ Президенты исеменнән лауреат дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. “Башка күп кенә илләрнең мәгариф системасы белән танышкан кеше буларак ышанып әйтә алам, Россия яшьләре кебек талантлылар беркайда юк. Моны Татарстан яшьләре дә елдан-ел раслап килә”, -ди Альберт Гыйльметдинов. Лауреат исеменә лаек булу яшьләргә нинди юллар ача? Мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, РФ Президенты премияләре лауреаты булу, бердән, егет һәм кызларга Россиянең теләсә кайсы вузына ишекләр ача. Бу тормышта, бигрәк тә Россиядә, үз юлыңны табу өчен сәләтле булу гына җитми. Министр белдергәнчә, тормышта уңышка ирешү өчен яшьләргә 3 әйберне белү мөһим. Аның беренчесе ныклы белем булса, икенчесе- бу белемне файдалана алу сәләте. Өченче, һичшиксез, лидерлык сыйфаты булырга тиеш. Бүген менә талантлы яшьләргә нәкъ менә шушы өченче сыйфат җитеп бетми. Шуны күздә тотып хәзер мәктәпләрдә лидерлык сыйфатларын тәрбияләүгә ныклы игътибар бирелә башлады. Министр шулай ук алга таба сәләтле балаларны сайлап алу системасы да камилләштерүгә мохтаҗ, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2