news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Пермь крае "Татар кызы-2018" бәйгесенең җиңүчесе ачыклана

Матурлык һәм сәләтлелек бәйгесенең "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче өчен тавыш бирү төгәлләнә.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Пермь крае "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесенең "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче өчен тавыш бирү сәгать 13.00 дә  төгәлләнә. Бәйгенең финалы бүген Барда мәдәният һәм ял үзәгендә узачак. 
 
Пермь крае татарлары милли-мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, конкурсның соңгы өлешендә сигез туташ көч сынашачак. 
 
Сүз уңаеннан, Чиләбедә узган "Татар кызы-2015" Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесенең җиңүчесе дип Пермь крае Барда районы гүзәле Алинә Аптукова табылган иде. 
 
"Татар кызы" Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара бәйге буларак оештырылды. 2015 елдан әлеге конкурс беренче тапкыр бөтенроссия масштабында узды. Бәйге Чиләбе губернаторы һәм Чиләбе өлкәсе хакимияте, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100