Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Пенза өлкәсендә онлайн-Сабан туе була
Пенза Сабантуе социаль челтәрләрдә 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 14 июльдә Пенза өлкәсендә яшәүче татарлар онлайн-Сабан туен бәйрәм итә. Сезнең игътибарыгызга татар гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтүче 5 төп мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Башта бәйрәмне ачу тантанасы була. Аннары күңелле балалар Сабантуе; уңышлы товар җитештерүчеләр мәйданчыгы; спорт мәйданчыгы эшли башлый.
Сабантуе Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары һәм сәнгать коллективлары катнашында онлайн-концерт белән дәвам итә.
Пенза Сабантуе 10.00 сәгатьтә түбәндәге аккаунтларда башлана:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз