news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Нияз Халитовка 67 яшь тулган булыр иде

Казан Кремлендә архитектура тарихчысын искә алдылар.

Бүген Нияз Халитовка 67 яшь тулган булыр иде
Александр Эшкинин

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шәмаиле галереясе архитектор Нияз Халитовны искә алу кичәсе узды. Анда Нияз Халитовның коллегалары, туганнары, хатыны, балалары һәм укучылары катнашты.

Искә алу кичәсен Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин Коръән аятләрен укып башлап җибәрде.

Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов – бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләр язган галим. Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли архитектура белән бәйле фәннәрне укыткан мөгаллим.

Бүген Нияз Халитовның туган көне, исән булса аңа 67 яшь тулган булыр иде. Татар шәмаиле галереясе оештырган кичәдә Халитовның коллегалары Фәридә Зәбирова, Рөстәм Зәбиров, Айвар Саттаров, Рөстәм Шәмсутов һәм башкалар чыгыш ясады. Мәрхүм турында истәлекләрен яңарттылар. Аның тырыш, эзләнүчән, актив шәхес булуы турында бәян ителде. Зур экранда Халитовның истәлекле фотолары тәкъдим ителде.

Кичә барышында Нияз аганың һәм хатыны Наилә ханымның Татарстан китап нәшриятында басылган китаплары турында сөйләделәр. Узган ел Халитовларның “Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920-х и начала 1960-х годов” дигән хезмәтләре дөнья күргән иде. Күптән түгел генә Наилә Халитованың “Татарский архитектурный орнамент” дигән альбом-монографиясе нәшер ителде. Наилә Халитова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, әлеге хезмәт татар архитектура тарихы белән кызыксынучыларга адреслана. “Бу хезмәт татар кешесендә горурлык уятырлык китап. Архитектура нигезләрен өйрәнүчеләргә менә дигән ярдәмлек”, – диде Наилә Халитова.

Нияз Халитовның балалары Рәйхан, Дилбәр һәм оныгы Альтаир да искә алу кичәсенә килгән иде.

“Әтине бик юксынабыз, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Дилбәр. – Безнең әти бик зур шәхес, өйдә дә сабыр, акыллы ата иде. Мин аның иң яраткан кызы булдым. Авырып, бер ай эчендә арабыздан китеп барды. Шул вакытта да зарланмады. Бүген әтинең туган көне. Ә без туган көннәрен гел гаилә белән уздыра торган идек. Менә бүген дуслары, якыннары Ислам мәдәнияте музеена җыелдык. Ул бит Кол Шәриф мәчете төзелешендә катнашкан кеше. Казан Кремлендә дә эшләгән иде. Хезмәттәшләренең шулай җыелып искә алуларына бик шатланам”.

Белешмә: Нияз Халитов 1950 елда туган. Ул ислам, төрки һәм татар архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән галим. Татарстанда 1991 елда басылып чыккан “Казан мәчетләре архитектурасы” китабы авторы буларак танылган. Казан мәчетләрен совет заманнарыннан бирле җентекләп өйрәнгән уникаль галим. Архитектура докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшләде, соңгы елларда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем бирде. 2017 елның август аенда каты авырудан соң вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100