news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мисырдан яшелчә һәм җиләк-җимеш кертү тыелды

Аерым алганда, цитрус, томат, бәрәңге һәм башка продукция турында сүз бара.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең Мисырдан яшелчә һәм җиләк-җимеш кертүне тыю турындагы тәкъдим үз көченә керде.

Элегрәк Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге, әгәр продукция керткәндә ведомство ачыклаган фитосанитария таләпләрен систематик бозу туктатылмаса, Россиягә Мисырдан цитрус кертүне тыярга ниятләве хәбәр ителгән иде.

16 сентябрьдә Россиягә 22 сентябрьдән Мисырдан җиләк-җимешләр кертү вакытлыча чикләнелә дип белдерелде. Аерым алганда, цитрус, томат, бәрәңге һәм башка продукция турында сүз бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot