Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген «Мир» кинотеатрында барлык фильмнарны түләүсез карап була
«Өйдә утырмыйча, тавыш биреп кайтырга һәм мәдәни чараларда катнашырга киңәш итәм», — диде Ирада Әюпова.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген «Мир» кинотеатрында барлык фильмнарны түләүсез карарга мөмкин булуын әйтте. Моның өчен алдан язылу кирәк.
«Мәсәлән, Татарстан режиссеры Илдар Ягъфәровның „Исәнмесез“ фильмын карау өчен менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, „Пушкин картасы“ белән дә барлык мәдәни чараларны карау мөмкинлеге бар», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Аның әйтүенчә, «мин тавыш бирдем» беләзекләрен киеп музейларга баручылар, урамда мәдәни чараларда катнышучылар күп. «Республикабыз тормышы актив. Кичә генә Татарстан дәүләт симфоник оркестрының яңа сезоны ачылды», — диде ул.
Мәдәният министры өйдә утырмыйча, тавыш биреп кайтырга һәм берәр мәдәни чарага барырга киңәш итте. «Сайлау процессында мәдәни чаралар һәрчак актив үткәрелеп килде. Бу мәдәни активлык сайлаулар булуга бәйле түгел», — дип аңлатты Ирада Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз