news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген “Минем яраткан балалар табибым” Интернет-премиясе җиңүчеләре исемнәре мәгълүм булачак

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген 15 сәгатьтә Казанда “IT-парк”та bestpediatr.ru сайтында тавыш бирүгә багышланган бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Минем яраткан балалар табибым” Интернет-премиясе Казанда дүрт ел рәттән үткәрелде. Пациентлар үзләренә хезмәт күрсәтүче яраткан педиатрларына һәм шәфкать туташларына, актив рәвештә, 8 атна рәттән тавыш бирде.

“Профессионализм өчен”, “Игелекле йөрәк өчен”, “Һөнәргә тугрылык өчен” – әлеге номинацияләрнең һәркайсында үз җиңүчеләре һәм призерлары бар. Шәфкать туташлары рейтингында шулай ук 5 призлы урын билгеләнгән. Конкурсны оештыручылар, шулай ук, матур фотосурәтләр, видеоязмалар һәм рәсемнәр юллаган балаларны да бүләкләячәк.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Бүләкләү тантанасында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов,  Россиядә Danone компанияләре төркеменең (Идел буе төбәге) җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директоры Мария Жаркованың катнашуы көтелә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot