news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Милли музейда халык шагыйренә багышланган очрашу була

"Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…" дип аталган әдәби очрашу Ренат Харис иҗатына багышлана.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Милли музеенда 15:00 сәгатьтә "Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…" дип аталган очрашу узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

Милли музейның әдәби салоны оештыра торган очрашу, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм Г. Державин премиясе лауреаты Ренат Харис иҗатына багышлана.

Ренат Харисов Г.Державинны татарчага беренчеләрдән булып тәрҗемә иткән татар шагыйре. Ул тәрҗемә иткән “Кизләү” китабы әдәбият сөючеләр арасында зур кызыксыну уятты.

“Державинның татарчага беренче тәрҗемә ителгән басмасы минем белән бәйле булуына горурланам да, – ди Ренат Харис. – Меңъеллык тарихы булган татар әдәбияты бөек якташыбызның шигырьләрен күптән тәрҗемә итәргә тиеш иде, дип саныйм. Державинга, аның әсәрләренә студент елларында ук мөрәҗәгать иткән идем. Аның “Бог” одасын укып нык тәэсирләнгәнем хәтердә. Шул мизгелләрдә үк инде күңелемә кереп оялады. Татар теленә тәрҗемә итәргә дә берничә тапкыр талпындым, әмма барып чыкмады. Тормыш тәҗрибәм, шагыйрьлек куәсе җитмәде бугай. Алтмыш яшьлегемә аяк басканда, мин кабат бу әсәргә алындым”.

Ренат Харис утыздан артык китап авторы. Аның "Замана эзләре", "Ант суы", “Хәбәр”, "Көзге мәхәббәт", "Хисемнең исеме","Шигырь язган каләм белән", һ.б. китаплары укучыларда зур кызыксыну уятты.
 
Татарстан Милли китапханәсендә узачак әдәби салон утырышында галимнәр, әдипләр, композиторлар һ.б. танылган шәхесләр катнашачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100