Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Машина төзүчеләр көне
Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәткәрләре һәм ветераннарына котлау юллады
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Машина төзүчеләр бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәтчәннәре һәм ветераннарына котлау юллады.
“Һөнәри бәйрәмнәр арасында бу көн аерым урын алып тора. Машина төзелеше – ил икътисадының нигезе, сәнәгатьнең мөһим тармагы. Бүген Татарстанда машина төзелеше – динамик үсештәге, инновацияле һәм көндәшлеккә сәләтле комплекстан гыйбарәт. Узган ел машина төзелеше предприятиеләре төяп озаткан товар продукциясенең күләме 300 млрд сумнан артып китте. Сәнәгатьтә җитештерү индексы 112 процент тәшкил итте. Агымдагы елның узган 8 аенда республиканың машина төзелеше тармагы 186 млрд сумлык продукция җитештерде.
Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең һәр яклап ярдәм итүе тармакның динамик үсешен тәэмин итә. Республикада машина төзелеше комплексын үстерү буенча 2014 елга кадәр исәпләнгән программа гамәлдә.
Бүгенге көндә республиканың машина төзелеше комплексы автомобиль, двигатель, компрессорлар, суднолар төзелеше, авиатөзелеш, инструментлар. энергетика һәм газ җиһазлары җитештерүгә караган 150 эре һәм урта предприятие-оешманы берләштерә. Тармакта 140 мең кеше хезмәт куя.
Машина төзелеше предприятиеләре республика инновацияле икътисадының үсеш ноктасы булып тора. Безнең машина төзүчеләр җитештергән продукцияләрнең күп төрләре көндәшлеккә сәләтле һәм эчке, тышкы базарда зур сорау таба.
Югары квалификацияле кадрлар – тармакның иң зур байлыгы. Авиатөзүчеләр, суднолар, автомобильләр, ягулык-энергетика комплексы һ.б. өчен җиһазлар җитештерүчеләр буыны республиканың динамик социаль-икътисади үсеше өчен күп көч куя. Татарстанның машина төзүчеләре – чын профессионаллар, үз һөнәрләренә тугры калучылар”, -дигән юллар бар министрның бәйрәм котлавында.
Равил Зарипов машина төзүчеләргә бәхет, сәламәтлек, муллык тели. Ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, яңа технологияләрне актив кулланырга, яңа сату базарларын үзләштерергә өнди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз