Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Мәскәүдә Камал театрының зур гастрольләре башлана
Бүген Мәскәүдә Камал театрының зур гастрольләре башлана
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Камал театрының Мәскәү шәһәрендәге традицион гастрольләре Малый театр сәхнәсендә Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Хуҗа Насретдин" спектакле белән ачылып китә.
Мәскәү гастрольләренә театрның йөздән артык хезмәткәре киткән. Театрның матбугат хезмәте кичә аларның Мәскәүгә гастрольләргә килеп җитүләрен, актерлар һәм администрациянең Мәскәү җәмигъ мәчетенә баруларын һәм Мәскәү шәһәренең мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие, Мәскәү җәмигъ мәчете баш имамы, ислам фәннәре магистры Илдар Галәветдинов белән очрашулары турында хәбәр итә.
Исегезгә төшереп үтәбез, Камал театры Мәскәүгә соңгы елларның җиде премьерасын алып китте.
Иртәгә, Мәскәү гастрольләре һәм Камал театрының 110-еллык юбилее кысаларында, 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Каретный сарай” залында “Татар театрының тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз