news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Мәскәүдә 2013 елгы Универсиаданың мирас концепциясе буенча фикерләштеләр
Шулай ук Кама физкультура, спорт һәм туристлык академиясен Чаллыдан Казанга күчерү һәм аның киләчәк үсеше мәсьәләләре каралды
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә узган 2013 елгы Универсиаданы оештыру комитетының мартта булачак утырышына әзерлек мәсьәләренә багышланган киңәшмәдә спорт инфраструктурасы һәм Универсиада авылы комплексына кагылышлы Казанда 2013 елгы Бөтендөня студентлар уеннарының мирас концепциясен эшләү төп темаларның берсе булды.
Фикер алышуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, 2013 елга Универсиаданың башкаручы дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, аның урынбасары Азат Кадыйров һәм Россия Спорт һәм туристлык министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Очрашуны статс-секретарь – РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова җитәкчелегендә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар 2013 елгы Универсиаданың мирас концепциясен эшләү барышы, яңа төзелгән спорт корылмаларын файдалану, Россиянең җыелма командалары резервын әзерләү буенча федераль үзәк булдыру турында фикер алышты. Моннан тыш, Кама физкультура, спорт һәм туристлык академиясен Чаллыдан Казанга күчерү һәм аның киләчәк үсеше мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә 2013 елгы Универсиада дирекциясенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2