news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә

Ураза гаете вәгазе Казанда һәм Татарстанның башка эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә 6 сәгать 30 минутта башлана.

Бүген мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә.

Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме Исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

Мөселманнар Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәм өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны "Гает коймагы" дип тә атыйлар.

Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте карары буенча, быел Ураза гаете вәгазе Казанда һәм Татарстанның башка эре шәһәрләрендәге мәчетләрдә 6 сәгать 30 минутта, бәйрәм намазы 7 сәгатьтә башлана. Авылларда гает вәгазе вакытын мәхәлләләр үзләре билгели. Республикакүләм төп чара Казанның Галиев мәчетендә узачак, биредә вәгазьне ТР мөфтие Камил Сәмигуллин укыячак.

"Яңа Гасыр" каналы бәйрәмнән туры трансляция алып бара. Ул 6:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100