Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген мөселман дөньясы Корбан гаетен үткәрә
Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе дип корбан чалу гамәле атала.
(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Корбан гаете (Ид әл-Адха; гарәпчә عيد الأضحى ‘Īdu l-’Aḍḥā) — Хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел ул 12 сентябрьгә туры килә.
Корбан гаете күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия һәм Дагстанда бүген - рәсми ял көне.
Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир — «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд», — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зыярат кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату гадәт ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз