news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесен үткәрәләр

Чарага 100гә якын кеше җыелды.

Бүген Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесен үткәрәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Мәрҗани мәчетендә бөек җырчы Илһам Шакировның вафат булуына җидесен үткәрергә дип аның туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге җыелды.

Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрделәр.

Җәлил хәзрәт мәчеттә җыелган 100гә якын кешене Илһам Шакиров рухы хөрмәтенә күмәк тәсбих кылып дога кылырга чакырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Коръән Кәримнән өзекләр укыды.

Килгәннәр арасында - Роберт Миңнуллин, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина, Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Маликов, Ренат Харис, Илфир Ягъкубов, Камал театры актерлары һәм башкалар.

Шулай ук чарага Болгар Ислам Академиясе Президенты Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев һәм Казан Кремле тыюлык музее директоры Зилә Вәлиева килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100