news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Бүген 18.00 сәгатьтән 11 майның 18.00 сәгатенә кадәр төньяк-көнчыгыштан сәгатенә 17 км тизлектәге җил булачак.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 18.00 сәгатьтән 11 майның 18.00 сәгатенә кадәр төньяк-көнчыгыштан сәгатенә 17 км тизлектәге җил булачак.

Министрлык көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, биек агачлар, реклама такталары, витриналар янында, йорт кәрнизләре астында тормаска киңәш итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100