news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Мәгариф” журналындагы сөйләшү Татарстанда милли мәгариф концепциясенә багышлана

Концепциянең максаты – глобальләштерү шартларында милли мәдәният һәм телләрне саклап калу чарасы буларак милли белем бирү чистемасын камилләштерү.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бу минутларда “Татмедиа” АҖдә “2015-2030 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе”нә багышланган түгәрәк өстәл утырышы бара.

“Мәгариф” журналы үткәргән чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Казанның Киров районында урнашкан “4нче гимназия-интернат” директоры Марат Фаттиев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең милли белем буенча баш белгече Рәйхана Баһавиева, ТР Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева катнаша.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, Татарстан Республикасы милли мәгариф системасы концепциясе Мәгариф министрлыгыннан тыш югары уку йортлары, фәнни оешмалар, җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлектә эшләнгән. "Бу бер Мәгариф министрлыгы гына эшләгән концепция түгел. Без бу эшне һәрвакыт башкаларның фикерләренә колак салып башкарып чыгарга тырыштык", - диде ул.

Аның әйтүенчә, Татарстан Республиканың Милли мәгариф концепциясенең үтәлеш планы эшләнгән. Проектның төп юнәлешләре  мәгарифнең егерменче елларга кадәр үсешен иңләп алган.

"Мәгариф министрлыгының төп максаты - Милли мәгарифне популярлаштыру", - диде Илдар Мөхәммәтов.

Искәртеп узабыз: әлеге концепция ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның августында расланган иде. Ноябрь азагына кадәр аны тормышка ашыру буенча чаралар планы тәкъдим ителергә тиеш. Концепциянең максаты – глобальләштерү шартларында милли мәдәният һәм телләрне саклап калу һәм үстерү чарасы буларак милли белем бирү чистемасын камилләштерү, дип белдерә оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100