news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы урнашкан бинаның язмышы тикшерелде

Башкаланың Кремль урамында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы урнашкан 8 нче йорт , министрлыкта раслауларынча, авария хәленә төшкән

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы урнашкан бинаның киләчәк язмышы бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында каралды.
Башкаланың Кремль урамында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы урнашкан 8 нче йорт , министрлыкта раслауларынча, авария хәленә төшкән. Аны бу хәлгә “Беренче төзелеш идарәсе” ҖЧҖ алып барган төзелеш эшләре китереп җиткергән.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган бүгенге киңәшмәдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм экспертиза хезмәтенә бер атна эчендә төзелеш эшләренең бинага җимерелү белән янау дәрәҗәсен ачыклап, заключение тәкъдим итү бурычы йөкләнде. Шул мәгълүмат нигезендә авария нәтиҗәләрен бетерү өчен тиешле чаралар комплексы эшләнәчәк. Бу хакта Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot