news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Сабантуй батырлары өчен бүләк җыярга керешә

Бүген Мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары Сабантуй батырлары өчен бүләк җыярга керешә

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары халыктан Сабантуй батырлары өчен бүләк җыеп, өченче ел милли традицияләрне яңарта. Алар бүген Идел буе районының Мирный бистәсенә юл тоталар. Бистәдә яшәүчеләр чын күңелләреннән чигелгән сөлге, яулык, сувенирлар бирәләр.

Бүләкләр җыю берничә көн дәвам итә. Мирный бистәсендә Каенлыкта үтә торган Сабантуйда бүләкләрне ат чабышы алдынгыларына, милли көрәштә һәм башка ярышларда җиңүчеләргә тапшыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot