news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне
Бүген Россиядә беренче тапкыр Мәдәният хезмәткәре көне – 2007 елның 28 августында РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм билгеләп үтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бүген Россиядә беренче тапкыр Мәдәният хезмәткәре көне – 2007 елның 28 августында РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан халкына ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Мәдәният хезмәткәре көне безнең рәсми бәйрәмнәр исемлегендә очраклы гына пәйда булмады. Ул мәдәният хезмәткәрләренең илнең социаль-икътисади үсешенә керткән саллы өлеше ярдәмендә мөмкин булды. Без китапханә, театр, музей, концерт һәм күргәзмә залларына йөреп, мәдәният җимешләреннән көн саен файдаланабыз. Шуңа күрә Мәдәният хезмәткәре көне гадәти һөнәри бәйрәмгә караганда күпкә әһәмиятлерәк.
Халыклар арасында үзара аңлашу, диалогка юл ачучы мәдәният милләтара татулыкка ярдәм итә. Аның универсаль теле бөтен кешегә дә аңлаешлы, ә нигезе гаиләдә салына. Шуңа күрә Бөтенроссия күләмендә Мәдәният хезмәткәре көненең максаты Россия гаиләсенең абруен яңарту, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен ныгыту булган Гаилә елында үткәрелүе аеруча әһәмиятле.
Татарстанның мәдәният өлкәсендә 20 меңнән артык кеше эшли, ә республиканың күпмилләтле мәдәнияте Россия мәдәни киңлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Соңгы елларда ул дөньяның әйдәп баручы музейлары һәм театрлары белән хезмәттәшлек итеп, үзе хакында актив рәвештә белдереп тора. Татарстан күптәннән зур күләмле халыкара форумнар һәм фестивальләр үткәрү мәйданчыгына әверелде, ә аның коллективлары һәм артистлары үзләренең осталыклары белән дөньяның мәдәният башкалаларын яулый. Татарстанның архитектура, тарих, мәдәният һәйкәлләре елдан-ел күбрәк туристлар җәлеп итә. Республиканың мәдәният учреждениеләре – безнең горурлык һәм көндәлек кайгырту объектлары гына түгел, ә Россия һәм халыкара мәдәни процессларның актив катнашучылары да.
Мәдәният хезмәткәрләре көне алга таба мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең генә түгел, ә үз тормышларын театрсыз һәм сынлы сәнгатьсез күз алдына китерә алмаган, музей һәм китапханәләргә йөрүче, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр бәйрәменә дә әверелер дип өметләнәбез. Алар өчен мәдәният – милли кыйммәтләрне, үткәннең һәм бүгенгенең иҗади җимешләрен саклап калучы социаль институт.
Мәдәният хезмәткәрләрен һәм Татарстанда яшәүче барлык кешеләрне Мәдәният хезмәткәре көне белән котлыйм. Чын күңелдән иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2