Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Әлмәттә яңа футбол кыры ачыла
Бүген Әлмәттә яңа футбол кыры ачыла
(Әлмәт, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Лира Сәхапова). Бүген Әлмәт шәһәрендә “Алнас” футбол клубы базасы территориясендә ясалма өслекле яңа футбол кырын ачу тантанасы була. Соңыннан каланың берничә федерациясе һәм спорт мәктәпләре вәкилләренең күрсәтмә чыгышлары узачак.
Анда “Алнас” футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, өстәл теннисы, грек-рим һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнүчеләр үз осталыкларын күрсәтер дип көтелә. Спорт бәйрәмендә шулай ук студентлар һәм Әлмәтнең “Нефтяник” хоккей клубы вәкилләре дә катнашачак.
Яңа футбол клубын ачу “Алнас” футбол клубы һәм “Милли футбол академиясе”нең бергәләп эш итүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. 2005 елда фондтан “Балаларга стадион бүләк итик” Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыруда катнашу тәкъдиме килә. “Алнас” футбол клубы 8 миллион сум белән бәяләнүче ясалма өслек рәвешендәге бушлай бүләккә дәгъва итүчеләр исемлегенә керү бәхетенә ирешә. “Алнас” үзе кырны төзүгә 7 миллион сумнан артык акча бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз