Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Лаеш районында яңа мәчет ачыла
Дүрт катлы яңа мәчет манарасының биеклеге 40 метрга якын.
(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Лаеш районы Усад авылында “Ихлас” мәчетен ачу тантанасы була. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итте.
Гыйбадәт йорты 250 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы 606 квадрат метр. Яңа мәчет чорма белән дүрт каттан тора. Манараның биеклеге 40 метрга якын. Мәчет халык һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелгән.
"Усадта беренче һәм бердәнбер мәчет төзелеше 2016 елның октябрь башында башланды. Җирле мәхәллә мәчетне бер ел эчендә төзеп бетерде дип әйтергә мөмкин. Тагын бер ел эчендә аны матурлау эшләре алып барылды: мәчет әйләнәсе төзекләндерелде, койма куелды, цоколь каты балалар көрәше өчен секциягә җиһазландырылды, машина кую урыннары эшләнде, балалар мәйданчыгы, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык ясалды", диелгән әеге хәбәрдә.
Бу мәчет белән Лаеш районында 24 мәчет эшли башлаячак.
Мәчетне ачуу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллинның катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз