news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген кыска эш көне була

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне, эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Бүген кыска эш көне була
архив tatar-inform

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 22 февральдә, бәйрәм алды көне. Шуңа күрә Татарстан халкы эш урынында бер сәгать кимрәк булачак. Бу турыда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Хезмәт кодексы буенча, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көне була. Быел 23 февраль шимбәгә туры килә. Бу көн өчен ял 10 майга күчерелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Биш көнлек эш атнасы булганда, 23 һәм 24 февраль ял көннәре була. 22 февральдә эш көне 1 сәгатькә кыскара.

Производство календаре нигезендә, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә өч көн ял була. 8, 9, 10 мартта Татарстан халкы ял итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot