news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген - Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне

1944 елның 18 маенда Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алып, Кырымның барлык мәчетләрендә дога кылалар.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Бүген - Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне. 1944 елның 18 маенда Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алып, Кырымның барлык мәчетләрендә бүген дога кылалар. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәпләрдә шушы темага ачык дәресләр, китапханәләрдә һәм музейларда тематик күргәзмәләр, һәйкәлләргә чәчәк салу чаралары булачак.

Бахчасарай районындагы "Сирень" тимер юл станциясе вокзалында концерт-реквием күрсәтелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot