news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Кырым Республикасы көне билгеләп үтелә

2014 елның 18 мартыннан Кырым Автоном Республикасының сәяси статусы – Россия Федерациясе субъекты – Кырым Республикасы.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Кырым Республикасы Кара диңгезнең төньяк өлешендә урнашкан Кырым ярымутравының зур өлешен били. Республиканың үз символикасы - герб һәм флагы бар. Кырым Республикасының башкаласы – Симферополь шәһәре.

1991 елның 20 гыйнварында Кырымда референдум узды. Анда кырымлыларның күбесе Кырым автономиясен торгызуны яклап чыкты. Кырымда яшәүчеләр бу теләкләрен 1991 елның 17 мартында Бөтенсоюз референдумында белдерделәр. Кырым ул вакытта Украина составында булганга күрә, бу карар Кырымны  Украина составындагы республика дип билгеләде, һәм 20 гыйнвар Кырым Республикасы көне итеп гамәлгә куелды. Хәзер әлеге көн  “Кырым Республикасында бәйрәм һәм истәлекле даталар турындагы” Кырым Республикасы Законы буенча бәйрәм көне булып тора.

2014 елның 18 мартыннан Кырым Автоном Республикасының сәяси статусы – Россия Федерациясе субъекты – Кырым Республикасы. Кырым Севастополь шәһәре белән бергә Россия составына керде. Тиешле документны Россия Президенты В.Путин, Кырым җитәкчеләре һәм Севастополь мэры имзалады.

18 март Кырымны Россиягә кушкан көн буларак, шулай ук рәсми бәйрәм булып санала, дип хәбәр итә Calendar.ru "Истәлекле көннәр" сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100