news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген коллегия утырышында ТР транспорт комплексында инновацияләр хакында сөйләшәчәкләр

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында 2010-2012 елларга тармакта инновацияле үсеш чаралары планы да расланачак

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышы Татарстан транспорт комплексында инновацияләргә багышлана.

Министрлыктан алынган хәбәрләргә караганда, сүз аерым алганда, логистика һәм склад хуҗалыгында инновацион эшләнмәләр, Татарстанның автомобиль юллары өчен гамәли фәнни тикшеренүләр, юл тармагы предприятиеләренең төп фондларын модернизацияләү программалары, елга транспортында инновация проектлары хакында барачак. Утырышта шулай ук 2010-2012 елларга тармакта инновацияле үсеш чаралары планы да расланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot