Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Кипр утравында татарча шигырьләр яңгырый
XXI халыкара Искәлә-Кыбатэк шигырь фестивалендә татар шигъриятен шагыйрә һәм галимә Чулпан Зарипова-Четин тәкъдим итә.
(Истанбул, 15 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төньяк Кипр җөмһүриятендә татарча шигырьләр яңгырый. Аларны татар поэзиясенә “Кояшка йөз тота кәрваным” шигырьләр җыентыгы белән килеп кергән шагыйрә һәм галимә Чулпан Зарипова-Четин тәкъдим итә. Бу хакта ул үзе белдерде.
Милләттәшебез Никосия шәһәрендә оештырылган XXI халыкара Искәлә-Кыбатэк шигырь фестиваленә Татарстан һәм Төркия исеменнән катнаша. Ул анда татар һәм төрек телләрендә язган шигырьләрен укый, татар шигърияте турында мәгълүмат бирә.
Искәлә районының “Мәдәният һәм сәнгать көннәре” кысаларында оештырылган шигырь бәйрәменә килгән кунаклар белән бергә Чулпан Зарипова мәктәп балалары алдында чыгыш ясый, шулай ук “Шагыйрь һәм шигырь” симпозиумына да катнаша.
Чараны Никосия каласының Искәлә районы җитәкчелеге, Кипр-Балкан төрек әдәбияты фонды һәм Кипр төрек әдәбияты вә әдипләре җәмгыяте оештырган. Анда Төньяк Кипрның алдынгы шагыйрьләре белән бергә Төркия шагыйрьләре чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз