news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген "Киношок" фестивалендә Салават Юзеевның кыска метражлы "Киллер" фильмы күрсәтелә

"Киллер" – Салават Юзеевның яңа сезондагы өч кыска метражлы фильмының берсе.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Анапада – “Киношок” ачык кинофестивале конкурсында Салават Юзеевның яңа татарометражкаларының берсе – “Киллер” (“Кое-что из ее дневника”) күрсәтеләчәк. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә. Кинорежиссер Салават Юзеев үзе Анапа фестивалендә катнаша алмый, чөнки ул – Казан халыкара мөселман кинофестивалендә жюри әгъзасы.

Искәртеп узабыз, Казанда 5 сентябрь көннәрендә Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

"Киллер" – Салават Юзеевның яңа сезондагы өч кыска метражлы фильмының берсе. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Фильмның төп герой – яшь кыз. Аның егете – киллер...

Фильмда Ләйсән Дусаева, Минвәли Габдулли, Артур Шәйдуллин катнаша.

Мәгълүмат өчен: Анапада XXVI «Киношок» ачык фестивале 3 сентябрьдә башланып, 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска кабул ителгән фильмнар биш номинациядә карала: тулы метражлы, кыска метражлы, телевизион фильмнар, балалар киносы һәм документаль фильмнар. Быелдан башлап кинофестиваль үз алдына Россиянең милли һәм региональ фильмнарын күрсәтү максатын куйган.

Конкурс нәтиҗәләре 9 сентябрьдә билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100