news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген кичке 8дән соң «Рубин» командасы «Казан» халыкара аэропортына кайтып төшәчәк

Барлык җанатарлар шунда чакырыла, дип игълан итә мэриянең матбугат хезмәте

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 20.00 сәгатьтә «Казан» халыкара аэропортында «Рубин» футбол клубы җанатарлары яраткан командасын каршы алырга җыелачак. УЕФА Чемпионнар Лигасы Кубогына ия Испаниянең «Барселона»сын 1:2 исәбенә җиңгән «Рубин» командасы һәм матчта алар өчен җанатканнар, аэропорттан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, 20.10 һәм 20.25 сәгатьләрдә Казан җиренә төшәр дип көтелә.

Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр салып, шәһәр җитәкчелеге исеменнән барлык футбол яратучыларны да җиңү белән кайтучы «Рубин»ны каршы алырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot