news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген кич һәм иртәгә Казанның Авиатөзелеш районында өлешчә су булмаячак

Болар 7 мәктәп, 4 балалар бакчасы, 2 хастаханә һәм күп фатирлы 102 йортка кагыла

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казан метрополитенының «Завод» станциясе төзелеше территориясенә туры килгән Тимирязев урамындагы су үткәргечнең вентильләрен алыштыру сәбәпле, бүген сәгать кичке 10нан 13е иртәнге 6га кадәр Авиатөзелеш районындагы кайбер урамнарга су бирелми:

- Челюскин (Тэцевскаядан Побежимов урамына кадәр);
- Айдаров (Челюскин - Ленинградская урамнарына кадәр);
- Ленинградская (Побежимов - Айдаров урамнарынача так санлы йортлар);
- Максимов (Чапаев урамыннан Дементьев урамына кадәр);
- Лукин (Побежимов – Максимов урамнарынача);
- Копылов, Трамвайная урамнары;
- Дементьев (Тэцевскаядан Максимова урамына кадәр);
- Тимерязев, Леваневский, Лядов, Белинский, Индустриальная, Социалистическая, Лечебная, Кольцевая, Побежимов, 2-я Ленинградская, О.Кошевой урамнары, Ленинградский тыкрыгы;
- Чапаев (Побежимов – Айдаров урамнары арасы);
- Беломорская (Ленинградская – Челюскин урамынача);
- Годовиков (Олег Кошевой урамыннан Дементьев урамына кадәр).

Барлыгы 7 мәктәп, 4 балалар бакчасы, 2 хастаханә һәм күп фатирлы 102 йорт төнгә сусыз калачак, дип хәбәр сала шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

- Белинский ур., 6-8;
- Олег Кошевой ур., 10;
- Максимов ур., 39-41 адреслары буенча су тутырылган автоцистерналар торачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100