news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген киң җәмәгатьчелек Наил Йосыповны соңгы юлга озатты

Мәрхүмнең җәсәде башкаланың Арча зиратында җирләнде

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасына иртәдән бирле халык ташкыны агылды. Киң җәмәгатьчелек “Казаноргсинтез” ААҖ элеккеге җитәкчесе Наил Йосыповны соңгы юлга озатты. Республикада нефть химиясе тармагы үсешенә нигез салган бу олуг шәхес, җитәкче-остаз белән бәхилләшергә Казаннан гына түгел, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан аның белән төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, көрәштәшләре, әлеге талантлы җитәкчене хөрмәт итүчеләр җыелды. Матәм митингына мәрхүм белән хушлашырга ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.

Югары һөнәри осталыкка, оештыру сәләтенә ия, алынган эшкә зур җаваплылык белән караучы, иң авыр эшләрне башкарып чыга алучы, ныклы фикерле, гадел, үзенә һәм башкаларга таләпчән, кайгытучан, игътибарлы һәм кешелекле җитәкче, гадел кеше. Тормышның зур баскычларын үткән талантлы җитәкче хезмәттәшләре, гомумән, киң җәмәгатьчелек хәтерендә әнә шундый булып уелып калган.

“Арабыздан кешеләрне яратучы җитәкче үрнәге китте”. Президент Минтимер Шәймиев бу югалтуны әнә шулай бәяләде. Татарстан Президенты әлеге шәхесне кеше буларак та, җитәкче буларак та якыннан белүчеләрнең берсе. “Наил Йосыповны белгән, аның белән аралашкан һәркем аңа һәрчак зур ихтирам һәм мәхәббәт белән карады. Аның узган тормыш һәм хезмәт юлы шанлы булды. Шәһәрләр, производстволар төзелеше булсынмы, нәрсәгә генә тотынса да, барысын да булдыра алды. Ул хезмәтендә дә, гаиләдә дә бик бәхетле булды. Тормыш иптәше Рәисә ханым белән бик матур яшәделәр”, -дип искә алды республика башлыгы.

“Наил Йосыпов республикада эшләүче җитәкчеләргә булган таләпләр планкасын бик югары күтәрде. Безнең буын җитәкчеләр шушындый остазыбыз булу белән бәхетле”, - ди ТР Предприятиеләре җәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, Казан вертолет заводы Директорлар Советы рәисе Александр Лаврентьев.

Наил Йосыпов хезмәт эшчәнлеген Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, 1953 елда биредә үк кафедраның өлкән лаборанты булып башлап җибәрә. Шул ук елны ул Мөслим районының Тымытык МТС ына баш инженер итеп билгеләнә. 1958 елдан партия эшенә “җигелә”. 1962 елда Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул КПСС ның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Ә1965 елда КПСС ның Түбән Кама шәһәр комитетын җитәкли башлый. Замандашлары нәкъ менә шушы вазифаларның аның эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатларын ачуда зур роль уйнавын билгеләп үтә. Наил Йосыповның бу сыйфатлары Түбән Камада нефть химия комплексы төзелешендә, нефтехимиклар каласына нигез салганда ачык чагыла. Төбәктә ул идарә иткән 5 ел шәһәр һәм аның сәнәгатенең интенсив үсеше белән тарихка кереп калган удар еллар була. Түбән Камада сафка баскан беренче торак йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, шәһәр урамнарында йөри башлаган беренче трамвайлар, Түбән Кама химия комбинатында чыгарылган беренче продукция һ.б. - барысы да аның исеме белән бәйләнгән. “Шәһәрнең бүгенге казанышлары, халыкның яшәү дәрәҗәсе - барысы да Наил Йосыпов һәм аның командасы исеменә барып тоташа”, -ди Түбән Кама муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин.

1974 елда талантлы җитәкчегә Казанның Куйбышев исемендәге “Тасма” җитештерү берләшмәсе белән идарә дилбегәсен ышанып тапшыралар. 1986 елдан ул 17 ел дәвамында “Казаноргсинтез” җәмгыятен җитәкли. Аның зирәклеге, республикада химия производствосын үстерү буенча мөһим бурычларны чишүгә ныклы позициясе катлаулы икътисади реформалар елында предприятиенең нәтиҗәлелеген саклап калырга булыша. Биредә әлеге зирәк җитәкченең актив катнашы белән яңа фәнни казанышлар кулланылышка кертелә, төп производстволар модернизацияләнә.

Үрнәк җитәкченең фидакарь хезмәте югары дәүләт бүләкләре - ике “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, “Почет билгесе”, Дуслык орденнары һәм медальләр белән бәяләнә. Наил Йосыпов Россиянең һәм Татарстанның атказанган химигы дигән мактаулы исемнәргә дә ия иде.


Мәрхүмнең җәсәде башкаланың Арча зиратында җирәнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100