news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда яшәп иҗат итүче һәвәскәр башкорт рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда яшәп иҗат итүче һәвәскәр башкорт рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортының Күргәзмәләр залында Татарстанда яшәп иҗат итүче һәвәскәр башкорт рәссамнары Ләйсән Мостафина, Ядкәр Бәширов, Адилә Мөхәммәтшина, Лилия Әхмәтҗанова һәм башкаларның эшләреннән торган күргәзмә ачыла. Әлеге күргәзмә Казанның 1000 еллыгына багышлана.

Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче башкорт диаспорасы, Туган тел атналыгы уңаеннан, якын көннәрдә әдәби-музыкаль кичә үткәрәчәк. Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узачак әлеге чарада башкорт халкы вәкилләре мәктәп укучыларын үзләренең мәдәнияте белән таныштырырга җыена. Бу көнне шулай ук башкортларның көнкүрешен чагылдырган күргәзмә дә оештырыла. Әлеге мәдәни очрашуда укучылар Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар зыялылары белән дә таныша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot