news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген казанлылар 120 килограммлы һәм 1 метрлы Пасха куличыннан авыз итте
Дубравная урамында яшәүчеләр үзенчәлекле куличны пешерү өчен шәхси икмәк пекарнясына заказ биргән
Скопировать ссылку
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Алина Синичкина). Бүген Казанның Дубравная урамындагы 10 нчы йортта яшәүчеләр Пасха бәйрәмен бөтен ишегалды белән билгеләп үтте.
Бу ишегалдына бәйрәмне оештыручылар 200гә якын кунак чакырган. Барысы да шәһәрнең иң зур куличын алып килгәнне көтте. Бәйрәм координаторы Анна Буточникова куличны әзерләүдә туган кыенлыклар белән таныштырды. “Элек без мондый зур куличны әзерләргә әзер булган кондитер фабрикасын эзләдек. Икмәк заводлары мондый куличны бухгалтерия аша ничек үткәрергә белмәгәнлектән заказны кабул итмәде. Нәтиҗәдә, без шәхси икмәк пешерү пекарнясын таптык, алар зур кызыксыну белән риза булды”.
Ниһаять, бу йортта яшәүчеләр зур куличны халык алдына алып чыкты. Мондый гигант куличны әзерләүгә 80 кг он, 15 кг шикәр комы, 10 кг йөзем җимеше, 12 литр сөт, 12 кг ак май, 220 йомырка һәм 3 кг шикәр ширбәте кирәк булган.
Кулич белән кунакларын сыйлаганчы, Пресвятая Богородица чиркәвеннән Игорь атакай аны изгеләштерде. Ул куличтан беренче кисәкне дә үзе кисте. “Мин беренче тапкыр мондый зур куличны изгеләштерәм. Мин бик шат. Бу куличны пешерүчеләр, чыннан да, балалар һәм өлкәннәр өчен зур бәйрәм ясарга теләгән һәм моңа ирештеләр дә”, - диде Игорь атакай.
Чыннан да, бәйрәм бик күңелле булды. Балалар уйнадылар, олылар күршеләрчә аралашты, күп кенә кунаклар Пасха йомыркалары таратты һәм бирегә килгән һәркем Казанның иң зур куличыннан авыз итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot