Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанга Идел буе федераль округы буенча баш чик сакчысы ике көнлек визит белән килде
Бүген Казанга Идел буе федераль округы буенча баш чик сакчысы ике көнлек визит белән килде
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанга Россиянең Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәк чик сагы идарәсе башлыгы генераль-майор Владимир Стрельцов килде. Аның визитының төп максаты - аны яңа вәкаләткә билгеләү белән бәйле рәвештә республика җитәкчелеге белән танышу. Владимир Стрельцов Казанда ике көн булачак, бу вакытта ул республиканың хәрби һәм хокук саклау учреждениеләрендә булачак. Иртәгә Стрельцов ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
Искә төшереп үтәбез, Владимир Стрельцовны билгеләү турындагы указга узган елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан кул куелган, ә августта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко аны яңа вазифага тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз