Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казандагы иң яхшы студентлар тулай тораклары бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар
Бүген Казандагы иң яхшы студентлар тулай тораклары бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында тантаналы рәвештә башкаладагы иң яхшы студентлар тулай тораклары бәйгесендә җиңүчеләрне котлау булды. Анда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казан балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дамир Фәттахов катнаштылар.
Казан мэриясе һәм балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты оештырган бу бәйге 1997нче елдан бирле уза. Быел ул беренче юбилеен билгеләп үтә.
Зөһрә Нигъмәтуллина белдерүенчә, меңъеллык Казан тарихы өчен 10 ел күп түгел, әмма шул дәвердә тулай торакларны яхшырту өчен күп көч түгәргә туры килгән.
“Әгәр бәйге башланганда иң начар тулай тораклардан яхшыны сайлачак, хәзер яхшылар арасыннан яхшыларны сайлыйбыз. Читтән килгән студентлар өчен тулай торак иң якын йортлары булып тора, шуңа сыйфатлы белем алудан тыш, яшәү шартлары да бик мөһим булып тора”, - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Дамир Фәттахов исә бәйге кысаларында хәтта аналитик тикшерүләр уздырганлыкларын әйтте. “Әмма бүген проблемалар һәм начар яклар турында әйтәсе килми”, - диде Казан балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе.
Бәйге кысаларында барлыгы 13 югары уку йортының 37 тулай торагы каралган. Анда аеруча тулай торактагы тәрбия чаралары, торак торакның санитар хәле, торак-көнкүреш шартлары, тулай торакны җиһазландыру, студентлар советының эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалган.
Бәйге кысаларында, Гран-прига Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты лаек булды. Аңа 40 мең сумлык сертификат бирелде. I урынны алган Казан дәүләт аграр университетына – 30 мең сум, II урынны алган Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына – 20 мең сум, III урынны алган Казан дәүләт университетына – 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. Әлеге акчаларга тулай торак өчен спорт җиһазлары алыначак.
Моннан тыш, тагын аерым номинацияләр буенча котлаулар булды.
“Студентлар яшәүенең торак-көнкүреш һәм социаль-мәдәни шартларын яхшырту өчен” дигән юнәлештә Казан дәүләт техника университетының (КХТИ) 4нче тулай торагы, Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт консерваториясе тулай тораклары җиңүгә иреште. Аларның барысына да кер юу машинасы бүләк ителде.
“Санитар хәлне чисталыкта тоту буенча иң яхшы эшчәнлек” номинациясендә Казан дәүләт техника университетының (КАИ) 4нче тулай торагы, Казан дәүләт университетының 4нче тулай торагы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең 4нче тулай торагы иң яхшылар дип ассызыкланды. Аларга өй кинотеатры (домашний кинотеатр) тапшырылды.
“Студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген активлаштыру өчен” дигән номинациядә Казан дәүләт техника университетының (КХТИ) тәрбия эшләре идарәсе җиңүгә лаек булды һәм ул магнитола белән бүләкләнде.
“Тулай торакта спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеген оештыру шартларын булдыру” номинациясендә җиңүгә Казан дәүләт техника университетының (КХТИ) 2нче тулай торагы һәм Казан дәүләт университетының 5нче тулай торагы иреште. Аларга магнитола тапшырылды.
“Студентларның укуы, көнкүреше һәм ялы өчен уңай шартлар булдыру” номинациясендә Казан дәүләт медицина университетының 1нче тулай торагы һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институты тулай тораклары җиңү яулап магнитола алдылар.
Моннан тыш, Казан шәһәрендәге иң яхшы тулай торак җитәкчеләрен дә котладылар. Алар арасында Казан дәүләт техника университетының (КАИ) 4нче тулай торагы җитәкчесе Роза Абрамова, Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы җитәкчесе Любовь Демина, Казан дәүләт аграр университеты тулай торагы җитәкчесе Нина Зиннәтуллина, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының 3нче тулай торагы җитәкчесе Анна Лаврентьева, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең студентлар шәһәрчене директоры Татьяна Стрелковская бар. Аларның барысы да кесә телефоннары белән бүләкләнде. Моннан тыш, барлык җиңүчеләргә дипломнар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз