news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда зур масштаблы хәйрия акциясе башлана

Әлеге акция мохтаҗ һәм аз керемле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар йортлары, интернатлар, социаль приютлар, картлар йортлары, мәктәп-мәдрәсәләр солы һәм бодайдан ясалган лачаулар (хлопья) алачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда зур масштаблы хәйрия акциясе башлана. Аны “Зәкәт” хәйрия фонды яшьләрнең “Сознание” оешмасы белән берлектә оештыра.

Әлеге акция мохтаҗ һәм аз керемле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар йортлары, интернатлар, социаль приютлар, картлар йортлары, мәктәп-мәдрәсәләр солы һәм бодайдан ясалган лачаулар (хлопья) алачак. Бу продукцияне бушка Алабуганың “Яңа экологик продуктлар” агрофирмасы өләшә.

Моннан тыш, лачауларны һәр район мәчетендә өйлә намазыннан соң сәгать бердән алып өләшәләр. Совет районында – “Хузәйфә” мәчетендә, “Идел буе районында – “Әниләр” мәчетендә, Авиатөзелеш районында – “Салихҗан” мәчетендә, Мәскәү районында – “Сөләйман” мәчетендә, Вахитов районында – “Нурулла” мәчетендә, Яңа Савин районында – “Болгар” мәчетендә, Киров районында “Рамазан” мәчетендә лачауларны алырга мөмкин. Лачаулар, нинди диндә һәм милләттән булуына карамастан, бөтен теләгән кешегә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100