news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда янгын булган йорттан кабат төтен чыга

Йорттагы бер фатирда шартлаткыч матдәләр табылган булган, фатир хуҗасы тоткарланган.

Бүген Казанда янгын булган йорттан кабат төтен чыга
Алинә Фәйзрахманова

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Батыршин урамындагы торак йортта янәдән янгын чыккан. Йорт тәрәзәләреннән төтен чыга, ә анда яшәүчеләрне урамга чыгаралар. Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән инде.

Бүген көндез әлеге күп фатирлы йортта янгын булган иде. Биредә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын бер фатирда тентү вакытында башланган. Фатир хуҗасында дары, патроннар һәм башка шартлаткыч матдәләр табылган. Бер мизгелдә әлеге ул матдәләр янып киткән, утны тиз арада сүндергәннәр.

Фатир хуҗасы тоткарланган, хәзерге вакытта урында оператив хезмәт эшли. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Билгеле булганча, тоткарланган кешегә 49 яшь һәм ул дары заводында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100