news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда яңгырлы көн булачак

Һава температурасы көндез 12-13 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ"). Бүген, 26 сентябрьдә, синоптиклар аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, һава температурасы көндез 12-13 градус тәшкил итәчәк. 

Татарстан буенча көндез урыны белән яңгырлар явачак, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с кадәр артырга мөмкин. Көндез һава температурасы +10-15 градус булачак 

news_right_1
news_right_2
news_bot