news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда яңа стандартлар кертү шартларында туган телләрне саклау турында фикерләшәләр

Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелә

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда 177 нче мәктәптә «Икенче буын укыту стандартларын кулланышка кертү шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү» шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы уза. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелә. Аны Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты оештыра. Җыенда милли республикалар, Гуманитар тикшеренүләр һәм социаль технологияләр үзәге вәкилләренең катнашуы көтелә.

Пленар утырышта Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинның “Казан шәһәре мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү”, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның “Федераль стандартларын гамәлгә кую шартларында Татарстан Республикасында милли мәгарифне саклау һәм үстерү”, Төньяк Осетия дәүләт педагогия институтының ЮНЕСКО кафедрасы мөдире, академик Тамерлан Камболовның “Яңа буын федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү форматы буларак поликультуралы укытуның полилингваль моделе”, Хакасия Республикасы Аскиз районы Мәгариф идарәсе башлыгы Нина Челтыгмашеваның “Муниципаль белем системасы белән идарә итү: этномәдәни аспект”, ТР Фәннәр Академиясе Тарих институты милли мәгариф үсеше һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллинның “Федераль дәүләт укыту стандратларын кулланышка кертү шартларында этномәдәни мәгарифне саклап калу” дигән чыгышлары көтелә.

Кичә – 18 февральдә - конференциянең “Гомуми белем бирү системасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре”, “Күпмәдәниятле (күптелле) белем бирү: тәҗрибә һәм перспектива”, “Халыкларның телен һәм мәдәниятын саклауда этнокультуралы мәктәпләрнең роле”, “Дәрестән тыш эшчәнлектә туган телләр”, “Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә телләр өйрәнүгә шартлар тудыру”, “Милли мәктәпнең башлангыч сыйныфларында рус телен укыту”, «Мәктәп системасында туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү” дигән темаларга секция утырышлары узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot