news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда “XXI гасыр медицинасында эпилепсия” дигән бөтенроссия конференциясе башланды
Көн тәртибенә эпилемиология, патогенез, диагностика, эпилепсияне фармакотерапия һәм хирургия юлы белән дәвалау белән бәйле мәсьәләләр чыгарыла
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “XXI гасыр медицинасында эпилепсия” дип аталган бөтенроссия конференциясе башланды. Неврологиядә эпилептология һәм пароксималь торышка багышланган дүрт көнлек җыенда дөньяның 20 иленнән танылган галимнәр, бөтендөнья һәм Европа эпилепсиягә каршы тору лигасы җитәкчеләре, Россия һәм БДБ илләреннән 500 галим һәм табиб катнаша. Татарстан Республикасы ягыннан пленар утырышта ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов чыгыш ясады.
Әлеге конференцияне, ТР Хөкүмәте ярдәмендә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика клиника-диагностика эпилептология үзәге Бөтендөнья эпилепсиягә каршы лиганың Европа комиссиясе, Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте һәм ТР неврологларының фәнни-методик оешмасы эгидасы белән уздыра. Көн тәртибенә эпилемиология, патогенез, диагностика, эпилепсияне фармакотерапия һәм хирургия юлы белән дәвалау белән бәйле мәсьәләләр чыгарыла.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Халыкара эпилепсиягә каршы тору лигасы һәм Эпилепсия буенча Европа бюросы тарафыннан 1997 елда “Эпилепсияне күләгәдән чыгару” кампаниясе игълан ителгән иде. Казанда оештырылган конференция әлеге кампания кысаларында уза. Җыен невролог, нейрохирург, психиатр, нейрофизиологлар һәм башка табиблар өчен зур вакыйга булып тора. Бу кампания эпилепсия авыруын дәвалауны медицинаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе итүне максат итеп куя.
Казанда 2008 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе карамагындагы Республика клиника-диагностика эпилептология үзәге ачылу әлеге җыенны уздырырга мөмкинлек тудырган. Үзәкне Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы мөдире, профессор Әнвәр Богданов җитәкли. Республика үзәгенә Татарстандагы эпилепсиягә каршы торучы барлык хезмәтләрне координацияләү бурычы йөкләнә.
Конференциянең икенче көне нәкъ менә Татарстан Республикасының Эпилепсиягә каршы хезмәтнең казанышларына һәм проблемаларына багышлана. Фәнни симпозиумнарда Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе кафедралары профессорлары – неврологлар һәм психиатрлар катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2