Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Казанда туган телләр буенча республика олимпиадалары башлана
Бүген Казанда туган телләр буенча республика олимпиадалары башлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанның "Крутушка" шифаханәсендә укучыларның чуваш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары башлана. Анда 9-11 сыйныфның 150 укучысы - район олимпиадаларында җиңүчеләр катнаша.
Туган телләр буенча республика олимпиадаларында Татарстан җиңүчеләре ел саен төбәкара олимпиадаларында бүләкле урыннар ала. Мисал өчен, узган ел удмурт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада Кукмара районының урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Людмила Фролова Удмуртия Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре укучылары арасында беренче урынны алды. Ул Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетының беренче курсына имтиханнарсыз кергән. 2003-2004 уку елларында мари теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадаларда Татарстан данын яклаучы алты катнашучы да бүләкле урыннар яулаган.
Нәтиҗәләр 24 декабрьдә ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз