news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда Туган тел көненә багышланган Республика форумы уза

Форумга мәгариф бүлекләренең милли белем бирү өчен җаваплы белгечләре, укытучы-ветераннар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары мастер-классының йомгаклау өлешендә ка

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда Туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Республика форумы уза.
Форумга мәгариф бүлекләренең милли белем бирү өчен җаваплы белгечләре, укытучы-ветераннар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика күләмендә уздырылган мастер-классының йомгаклау өлешендә катнашучылар, “Мин татарча сөйләшәм” бәйге-акциясендә, төрле дәрәҗәдәге бәйге, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаучылар чакырулы. Җыен вакытында аларны бүләкләү көтелә.
Республика форумы башланганчы, театр бинасы фойесында мәгърифәтче Риза Фәхреддинның мирасын уку процессында куллануга, Туган тел айлыгын уздыруга, күп телләрдә белем бирүгә, “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесен оештыруга багышланган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100